Search results
- Иң элек колхозның умыртка сөягедәй алтмышлап иренең ниндидер бик яман чир эләктерүләре билгеле булды. Фәнзаман БАТТАЛ . ЯУ
- Ике-өч атна буе хихахайлап йөргән, гәүдәләрен чүкеч сабыдай тоткан шул ир-егетләр шәлперәеп төштеләр, ыңгырашып, бөкрәеп йөри башладылар. Фәнзаман БАТТАЛ . ЯУ
- Авылыбызда медпункт булса да, болар җәяүләп тә, матай, ат яки машина җигеп тә район поликлиникасына юл салдылар. Фәнзаман БАТТАЛ . ЯУ
- Таму зәхмәте диләрме соң шунда … Фәнзаман БАТТАЛ . ЯУ
- Алар арасында ике тәүлек буе өенә дә кайтмый эшләгән пожарнигыбыз да булган икән. Фәнзаман БАТТАЛ . ЯУ
- Аны хатыны гаиләсеннән куып чыгарган. Фәнзаман БАТТАЛ . ЯУ
- Артыннан: - үпкәләмә, Нургали, олы башың эшләмәсә, бәләкәй башың сызлана! Фәнзаман БАТТАЛ . ЯУ
- Нургали, эш эзләп, яшәр урын эзләп, район үзәгенә китеп барган. Фәнзаман БАТТАЛ . ЯУ
- Ул китүгә үк, авылыбызның бер йортына ут капкан. Фәнзаман БАТТАЛ . ЯУ
- Көн кызу, җил көчле булганлыктан, теге ялкын җитмеш йортны себереп үтте. Фәнзаман БАТТАЛ . ЯУ